ТРда 24 мең 143 күпбалалы гаилә, җир кишәрлеген алу өчен, исемлеккә кертелгән

Казанда 5796 гариза тапшырылган, 4950 гаилә җир алучылар исемлегенә кертелгән

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). ТРда 24 мең 143 күпбалалы гаилә, җир кишәрлеген алу өчен, исемлеккә кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, 19,5 меңнән артык җир кишәрлеге инде хуҗаларына тапшырылган. Бу ТР буенча, җир кишәрлеген алу өчен, исемлеккә кертелгәннәрнең 81 проценты.
Казанда 5796 гариза тапшырылган, 4950 гаилә җир алучылар исемлегенә кертелгән. 1998 җир кишәрлеге инде бирелгән, 1337се рәсмиләштерелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.