Казанда «Соло» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Барлык җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алдылар

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казан ИТ-паркында «Соло» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чарада ТР Премьер-министры урынбасарлары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Исегезгә төшерик, ТР Президенты инициативасы буенча 1 нче августтан 15 нче декабрьгә кадәр узган конкурсның суперфиналы 25 нче декабрьдә үтте. 1, 2 ,3 нче урыннарны Венера Әгъләмҗанова (Казань), Эльвира Зәйнетдинова (Алабуга) һәм Александр Михайлов (Буа) яулады.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, “Соло” ярдәмендә катнашучыларның өстәмә күнекмәләр һәм өстәмә белем алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Р.Шәйхетдинов искәртеп үткәнчә, конкурста якынча 80 мең кеше катнашкан.
7 категория (ТР дәүләт хезмәте, ТР муниципаль хезмәте, вуз судентлары, сәнәгать, төзелеш, проект һәм геодезия оешмалары, 11 нче сыйныф укучылары, мәктәп укытучылары, өстәмә белем бирү укытучылары) буенча үткән сайлап алу тестлары нәтиҗәләре буенча 70 кеше ярышның соңгы этабына узган.
Һәр категория буенча сайлап алынган өчәр кеше суперфиналда катнашкан. Бүген барлык җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды.
ТР мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов шулай ук җиңүчеләрне, призерларны котлады. Аның фикеренчә, яңа күнекмәләр алу мөмкинлеге бирелгәндә, аннан һичшиксез файдаланырга кирәк.