Зәйдәге күпфатирлы йортларның яртысыннан артыгы торак милекчеләре ширкәтендә

Идарәче оешмалар һәм ТМШ эшчәнлеген контрольдә тоту әлегә начар оештырылган

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Хәзерге вакытта Зәй муниципаль районыда булган 129 күпфатирлы йорт ТМШга карый. Бу - барлык йортларның 62 проценты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, идарә¬че оешмалар һәм торак милекчеләре шир¬кәтләре эшчәнлеген милекчеләр тарафын¬нан контрольдә тоту әлегә начар оештырылган. Милекчеләр йортларында нинди төзекләндерү эшләре алып барылганлыгы, җыелган акчаларның нинди максатта тотылуы хакында хәбәрдар түгел. Шуңа да ТМШ, идарәче компанияләрнең эшчәнлеге халык тарафыннан ризасызлык тудыра. Эштә үтәкүренмәлелек булмау, финанс торышы, тарифларны формалаштыру процессы начар яктырты¬ла, торак милекчеләре ширкәтләренең фи¬нанс эшчәнлегенә контроль закон белән беркетелмәгән. Казан муниципаль берәмлекләр Советының Зәй муниципаль делегациясе катнашында булып узган V съезды барышында республика җитәкчелеге әлеге проблемаларга җитди якын килергә кушты.