Зәй халкын су белән тәэмин итү җитди проблемага әверелгән

Быел районда “Авыл җирлекләрендә су челтәрен үзгәртеп кору” программасын кабул иткәннәр

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районы авылларында халыкны су белән тәэмин итү җитди проблемага әверелгән, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.
Хәлдән чыгу өчен районда “Авыл җирлекләрендә су челтәрен үзгәртеп кору” программасын кабул иткәннәр. Аны тормышка ашыру өчен барлыгы 40 километр озынлыктагы торба салынган, искеләре яңаларына алмаштырылган, 6 скважина борауланган.