Яшел Үзәндә яшь талантлар өчен чыршы бәйрәме үтте

Боз сараенда узган бәйрәмгә яшь спортчылар, уку алдынгылары, иҗат коллективлары әгъзалары, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар чакырулы иде

(Казан, “Татар-информ”, 28 декабрь, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән шәһәренең боз сараенда яшь талантлар өчен чыршы бәйрәме үтте, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Бәйрәмгә яшь спортчылар, уку алдынгылары, иҗат коллективлары әгъзалары, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар чакырулы иде. Аларны муниципаль район башлыгы Сергей Батин котлады. Балалар өчен Яшел Үзән спорт мәктәбендә тәрбияләнүче фигуристлар һәм хоккейчылар катнашында төрле шоулар оештырылган иде.
Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Шунысын атап үтәргә кирәк, быел бер генә бала да бүләксез калмады, барлыгы 23 мең күчтәнәч әзерләнгән иде.