Роскомнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгына рәхмәт белдерелде

Россия элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы аның хезмәтен шулай билгеләп үтте

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Россия элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роскомнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Айрат Зариповка Роскомнадзор җитәкчесе рәхмәт бедергән. Моңа ул хезмәттә дәүләт контроле тәэмин итүдәге уңышлары, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте белән лаек дип табылган.

“Татар-информ” агентлыгына бу хакта әлеге идарәнең административ тәэминат бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Казаченко хәбәр итә.