Республиканың төп чыршы бәйрәме бүген “Татнефть Аренага” 7 меңгә якын баланы җыйды

Президент елкасы республикада инде 15 нче тапкыр үткәрелде

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бәйрәм алды ыгы-зыгыларына карамастан, бүген “Татнефть Арена”да Кыш бабайны бераз булса да ял иттереп алырга булдылар. Бирегә җыелган 7 меңгә якын бала “Кыш бабайның ял көне” дигән Яңа ел тамашасын күзләде. Боз сарае бер мәйданга республиканың барлык шәһәр-районнарыннан балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерларын, уку алдынгыларын, иҗади бәйгеләр, фестивальләр, спорт ярышлары җиңүчеләрен, ятимнәрне, шулай ук нәниләрне җыйды. Быелгы республикакүләм Яңа ел әкиятенең төп геройлары замана балалары арасында гаять популяр булган мультфильм геройлары иде. Тамашаны кечеләрнең генә түгел, инде өлкәннәрнең дә яраткан героена әверелгән Шрек ачып җибәрде. Ул залда утыручыларны дуслары - Винкс феясы, Мегамозг, Спанчбоп һ.б.белән бергә үзләре янына бәйрәмне могҗизалар мәктәбендә билгеләп үтәргә чакырды. Иң заманча технологияләр белән җиһазландырылган бу могҗизалар мәктәбендә укучылар Кыш бабайга чакыруны да СМС хәбәр юллап кына җибәрә. Боз сараендагы сихри Яңа ел тамашасын трибунага җыелган балалар һәм үсмерләргә бөтен матурлыгы белән “Дорога из города”, “Мгновение”, “Веселая компания”, “Айгөл” балалар һәм яшьләр бию коллективлары, фигуралы шуу һәм “Ак Барс” хоккей мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр ачып бирде.
Яңа ел алды – күңел түрендәге иң матур хыялларның чынга ашу чоры. Бүгенге тамашага килгән балалар моңа тагын бер кат инанды. Алар кумирлары булган фигулары шуу осталары -Олимпия чемпионнары Татьяна Навка һәм Роман Костомаров, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, Алексей Яһудин, дөнья чемпионнары Мария Петрова һәм Алексей Тихонов чыгышларын тын да алмый күзәтте.
Ә аннан да зуррак бүләк аларны әле алда көткән иде. Аны республика балаларын Яңа ел белән котларга килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әзерләгән иде. Рөстәм Миңнеханов балаларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, аларга хыялларының тормышка ашуын теләде. “Республикада Президент чыршысы бәйрәме инде 15 нче тапкыр үтә. Минем биредә Президент вазифасында әле тәүге катнашуым. Киләчәгебезнең нигезен сез билгелисез”, -дип Президент залга мөрәҗәгать итте. Республика башлыгы бәйрәмгә бүләк белән килүен дә җиткерде. Ул икенче җәйге Спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңү яулаучыларга “Fiat Ducato” һәм “Fiat Doblo микроавтобуслары ачкычларын тапшырды. “Тылсымлы” ачкычка ия булган коллективлар арасында Казан шәһәре, Саба, Яшел Үзән, Тәтеш районнары, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Үзәк спорт клубы, Казанның “Счастливое детство” (“Бәхетле балачак”), “Дорога из города”, коллективлары, “Созвездие” хәрәкәте бар. Бәйрәм соңрак  "Ранетки" төркеме чыгышы белән дәвам итте.
Тамашага килгән һәр бала бүген бүләксез калмады. Аларга 2011 ел символы Соры куян уенчыгына тутырылган тәм-томнар тапшырылды. Быелгы чыршы бәйрәме катлаулы һава шартларында уза. Шул сәбәпле, ерак шәһәр-районнардан килгән балаларны юллар ябыла калганда, шифаханә-савыктыру комплексларына урнаштыру каралган.