Нурлат районында районара амбулатор гемодиализ бүлеге ачылды

Монда Нурлат һәм Аксубай районнарыннан бөернең озак дәвамлы җиткелекле эшләмәвенең терминаль стадиясендәге бөер авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Нурлат үзәк район хастаханәсе нигезендә районара амбулатор гемодиализ бүлеге ачылды. Монда Нурлат һәм Аксубай районнарыннан бөернең озак дәвамлы җиткелекле эшләмәвенең терминаль стадиясендәге бөер авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бүлекне ачу тантанасында сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов катнашты.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, моңа кадәр бу районнарда яшәүчеләргә ярдәм Чистай үзәк район хастаханәсе нигезендәге районара гемодиализ бүлеге шартларында күрсәтелә иде. Нурлатта шундый бүлекне ачу авыруларга медицина ярдәмен күрсәтүне җиңеләйтәчәк. Хәзерге вакытта Аксубай районыннан пациентлар өчен ара 55 кмга кыскарды. Шулай ук бөер авырулары булган кешеләргә кичектергесез гемодиализ ярдәмен күрсәтү мөмкинлеге туды.