Әгерҗе суд приставлары торак хуҗалыгы буенча бурычларны җыеп алу максатында рейдка чыкты

Чара барышында бурычларын күптәннән түләмәүче 4 кеше һәм 27 мең сумлык көнкүреш техникасы арестка алынды

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әгерҗе муниципаль районындагы суд приставлары “Әгерҗе шәһәре һәм муниципаль районы идарә компаниясе” вәкилләре, “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы журналистлары белән берлектә рейдка чыкты дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Рейд барышында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәүче милекчеләрдән тиешле сумманы җыеп алу бурычы куелды. Нәтиҗәдә суд приставлары бурычларын инде күптәннән түләмәүче дүрт кешене һәм 27 мең сумлык көнкүреш техникасын арестка алды. Шулай ук чара барышында суд приставлары янына чакыру буенча 49 хат тапшырылды, түләнмәгән сумманы хезмәт хакы һәм пенсиядән тотып калу буенча 50 карар расланды. 219 937 сумлык бурыч буенча 10 фактик эш җиренә җиткерелде.