Дмитрий Медведев «112» бердәм коткару номеры турында указга кул куйды

Дәүләт башлыгы федерация субъектларына төбәк дежур-диспетчер хезмәте булдыруны йөкләде

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Дмитрий Медведев оператив хезмәтләрне чакырту буенча бердәм коткару номеры турында указга кул куйды. Бу хакта бүген РФ Гражданнар оборонасы эше, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы җитәкчесе Сергей Шойгу белән очрашуда белдерде.
“Киләчәк турында уйларга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте С.Шойгу. - Гражданнар оборонасы эше, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының һәм гомумән коткару хезмәтенең үсеш юнәлешләренең берсе – оператив хезмәтләр системасы яки “112 системасы”н булдыру.
“112” бердәм коткару номеры турында указга кул куйдым һәм сезнең министрлыкка бөтен системаны координаторы функцияләре йөкләнә”, - дип белдерде Президент сүзләрен «Интерфакс».
“2012 елның 31 декабренә кадәр федерация субъектларында төбәк дежур-диспетчер хезмәте булдыру буенча эшләр төгәлләнәчәк дип ышанам, безнең илдә “112 системасы”н файдалануны үстерү өчен кирәкле норматив актлары кабул ителде. Бу яңа заманча киңлек, эшләгез”, - диде дәүләт башлыгы. Ул шулай ук С.Шойгуга чит ил хезмәттәшләре белән бу мәсьәлә буенча фикер алышырга киңәш итте.
Министр фикеренчә, “бүген бу указ һәм бу хезмәткә ихтыяҗ зур”. “Евросоюз бу елларда “112 системасы”на күчәргә омтыла, кемнеңдер яхшы, кемнеңдер начар килеп чыга, әмма без бердәм диспетчер хезмәтен тәҗрибә туплап булдыра башладык”, - дип белдерде ул.