Ульяновскиның татар мәктәбе укучылары Казанда булып кайттылар

Ульяновски шәһәрендә менә инде икенче ел эшләп килүче бердәнбер татар мәктәбе укучылары мәркәзебез Казанда экскурсиядә булып кайттылар
(Ульяновски, 28 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәрендә менә инде икенче ел эшләп килүче бердәнбер татар мәктәбе укучылары мәркәзебез Казанда экскурсиядә булып кайттылар. Дүрт дистәдән артык бала үзләренең яшьтәшләре белән очрашып сөйләшү һәм Татарстан башкаласының истәлекле урыннары белән танышу бәхетенә иреште.
Сембер каласыннан килгән балаларны Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясендә шатланып, ачык йөз белән каршы алганнар.
- Без барып кергәндә, әлеге мәгариф учагында зур бәйрәм – Гимназия көне гөрли иде. Һәр тарафтан татар сүзе ишетелә, милли җыр-моң агыла. Ә укытучылар һәм балаларның йөзләрендә иман нуры балкый. Гимназиянең хуҗабикәсе Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина иң элек музей белән таныштырды. Биредә укучыларның иҗат эшләре, үз куллары белән ясаган экспонатлар урын алган. Бу гимназиядә искиткеч сәләтле егетләр һәм кызлар белем ала икән, алар бездә бары соклану хисе тудырдылар, - ди Ульяновски татар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ләйсән Хәйруллина.
Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясе һәм Ульяновскиның 91 нче санлы татар мәктәбе җитәкчеләре киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килешкәннәр.
Казан Кремле буенча экскурсия дә балалар күңелендә уңай тәэсирләр генә калдырган. Милләтебезнең шанлы тарихы, данлыклы үткәне, аерым алганда, Казан ханнары һәм Сөембикә-ханбикә турында ишетеп, горурлык хисе кичердек, диләр алар. Чал мәркәзебезгә күркәмлек өстәп торучы Кол Шәриф мәчете исә яшь буын вәкилләренә ислам диненең тарихы, халкыбызның рухи кыйммәтләре белән танышу мөмкинлеге биргән. Балалар башкалабызның үзәк урамы – Бауман урамы буенча да йөреп чыкканнар. Китап кибетләре, чын мәгънәсендә, таң калдырды – киштәләр татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре белән шыплап тутырылган, яраткан әдипләребезнең китапларын бик теләп алдык, дип өстәде Л.Хәйруллина.
Өлкә татар мохтәриятенең Иделаръягы район советы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов, өлкә Кануннар чыгару Җыелышы депутаты Игорь Селиверстов һәм татар мәктәбенең ата-аналар комитеты рәисе Илгизәр Зыятдинов әлеге экскурсияне оештыру максатында зур тырышлык куйганнар. Мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы шушы игелекле җитәкчеләргә олы рәхмәт сүзләрен юллый.