Симферопольдә Үзәк мәчет төзелерме?

Симферополь шәһәре советы мәчет төзелешенә җир бүлеп бирүне хәл итәчәк
(Симферополь, 28 декабрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Бүген Ситмферополь шәһәре советы Симферопольдә Үзәк мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсен карый. Элеккеге сессиядә депутатлар үзләренең 2005 елда Үзәк мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү турындагы карарларына каршы тавыш бирделәр.
Симферополь шәһәр советында зур күпчелекне төбәкләр партиясе вәкилләре алып тора. Узган сессиядә 70 депутатның тик 18 се генә үзләренең карарын раслау өчен тавыш бирде һәм, билгеле, ул мәсьәләне уңай хәл итү өчен бик аз иде. Мөфтият вәкиленең дә, Милли Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаровның да чыгыш ясаулары эшкә ярдәм итмәде. Депутатлар каршы булды.
Кичә Киевта үткәрелгән матбугат конференциясендә президент Кырымдагы җир мәсьәләсе буенча җаваплар биргәндә гыйбадәтханәләр төзү өчен җир бүлеп бирелүе турында да әйтеп узды.
Әлеге искә төшереп алу бик җиңел генә күпсанлы православие комплекслары, чиркәүләр төзү өчен җир бүлеп биргән Симферополь шәһәре советы депутатларына Үзәк мәчет өчен җир бирүдә йогынты ясармы юкмы, әлегә билгесез.