Валерий Васильев: “2006 елда Татарстанда җир милекчеләре шактый артачак”

Валерий Васильев: “2006 елда Татарстанда җир милекчеләре шактый артачак”

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Идарәсе, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе һәм республика Хөкүмәтенең бөтен структуралары каршына 2006 елда җир реформасы өлкәсендә җитди алга китү бурычы куелган. Бу хакта бүген журналистларга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев хәбәр итте.

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы декабрьдә Ачык ишекләр көне үткәрде, анда яңа оештырылган муниципаль берәмлекләрнең 864 җитәкчесе катнашты. Консультацияләрдә министрлык белгечләре белән муниципаль хакимият вәкилләрен борчыган актуаль мәсьәләләр яктыртылган. Аларның ун елларча бер кем шөгыльләнмәгән мәсьәләләрне күтәрүен билгеләп үтәргә кирәк – ташландык йортлар һәм бакчалар, төзелеп бетерелмәгән корылмалар, ташланган авыл хуҗалыгы җирләре. Алар барысы да муниципалитетларның салым базасы нигезен тәшкил итә. “Кузгатылган сораулар конкрет чаралар проектына кергән безнең өчен эш итү программасы булды диярлек. Гомумән алганда, бу чараларны ТР Куркынычсызлык советы хуплады”, - дип билгеләп үтте министр.

2006 елда җир реформасын чынга ашыруга республика бюджетыннан 70 миллион сум тирәсе бүлеп биреләчәк, шулай ук муниципаль бюджетлардан махсус акча күчереләчәк. Хөкүмәт каршына җир әйләнеше өлкәсендә норма-хокук базасын эшләп бетерү, Татарстанның бөтен җир милекчеләрен ачыклау һәм аларга кыска вакытта тиешле документларны рәсмиләштерергә ярдәм итү бурычы куелган, дип ассызыклады Валерий Васильев.