Уфадагы татар гимназиясендә милли әхлак мәсьәләләре тикшерелде

Уфадагы татар гимназиясендә милли әхлак мәсьәләләре тикшерелде

(Уфа, 28 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы киң билгеле 65 нче татар гимназиясендә үзенчәлекле чара булып үтте. Педагогик салон дип аталган әлеге чарага Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин да килде. Анда шулай ук республикадагы күренекле татар галимнәре, укытучылар, башкаланың хакимиятенең халык мәгарифе бүлегеннән вәкилләр һәм башка кунаклар да катнашты.

Педагогик салон тугызынчы сыйныфта “Әдәбиятта бабаларыбыз мирасы” дигән ачык дәрес белән башланып китте. Дәресне тәҗрибәле укытучы Флүзә Сәмигуллина алып барды. 2 нче сыйныф укучысы Рөстәм Сәрвәретдинов “Әбием васыятьләре” дигән моңлы җырны башкарды. Аннан соң мөселманнарның бай тарихы, динебез Ислам хакында бай мәгълүматлар бирелде бу дәрестә.

Педагогик салонда барлык катнашучылар белән бергәләп “түгәрәк өстәл” утырышы да оештырылды. Хәзерге яшьләрнең җәмгыятьтә үзен тотышы, әхлак, дин мәсьәләләре күтәрелде анда. Күренекле галим Әхмәт Рәхимов балаларны кече яшьтән үк дин белән тәрбияләү, мәктәпләрдә мотлак фән буларак әхлак дәресләрен кертү кирәклеге турында сөйләде. Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Сәгыйдулла Хафизов та диннең тәрбияве роле хакында ышандырырлык дәлилләр белән чыгыш ясады.

Педагогик салон чарасы барышында балалар бирегә килгән танылган галимнәргә үзләрен кызыксындырган күп кенә соаруларын да бирде. Шушындый алдагы чара татар гимназиясендә киләсе елның гыйнвар азагында үтәчәк.