«Татнефть» ААҖ Әлмәт драма театрын реконструкцияләүгә 71 миллион сум акча кертте

«Татнефть» ААҖ Әлмәт драма театрын реконструкцияләүгә 71 миллион сум акча кертте

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Икенче чират капиталь ремонттан соң Әлмәт татар драма театры ачылды. Ремонт барышында инженер коммуникацияләре алмаштырылган, театрның барлык биналарында яңарту һәм бизәкләү эшләре башкарылган, кирәкле җиһазлар сатып алынган. Әлеге максатларга «Татнефть» ААҖ 21 миллион сум акча бүлеп биргән. Тулаем алганда, театрны реконструкцияләүгә компания 71 миллион сум акча бүлеп биргән.

26 декабрьдә театрны тантаналы ачуда катнашкан ТР мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров аның бинасы «республикадагы иң әйбәт театр корылмаларының берсе», - дип билгеләп узды һәм «Татнефть»нең мәдәният үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. Әлеге компаниянең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев театр коллективының хезмәт хакы фондына 1 миллион сум акча күчерде.