“ЕлАЗ” ААҖ гендиректоры үзенең Дәүләт премиясен балалар йортына тапшырды

“ЕлАЗ” ААҖ гендиректоры үзенең Дәүләт премиясен балалар йортына тапшырды

(Алабуга, 28 декабрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Алдан хәбәр ителгәнчә, “ЕлАЗ” генераль директоры, техник фәннәр кандидаты Равил Зарипов җитәкчелегендәге завод белгечләре фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясен алган иде. Премиянең 10 мең сумлык үз өлешен Равил Зарипов Алабуга балалар йортына тапшырды.

Бу ятим балаларга ярдәмнең беренчесе генә түгел. “ЕлАЗ” ААҖ балалар йортына 10 елдан артык ярдәм итә. Бу вакыт эчендә предприятие бинаның капиталь ремонтына 2 миллион сум бүлеп биргән, музыка залына аппаратура һәм җиһазлар биргән. Елазлылар балалар йортында 1 сентябрьдә дә, Яңа ел бәйрәмендә дә була. Алар кечкенә дусларын Чаллыга циркка, курчак театрына, паркка аттракционнарда йөрергә алып бара, алар өчен шәһәр яны ял йортында мәдәни-спорт чаралары үткәрә.

Алабуга балалар йортында 33 бала яши. Алар арасында сабыйлар да, булачак һөнәрләре турында уйланучы өлкән сыйныф укучылары да бар. Шуңа күрә ел саен зуррак балалар “ЕлАЗ” ААҖнә экскурсиягә чакырыла.