news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ бозлавык һәм буран вакытында юл кагыйдәләрен үтәргә һәм сак булырга өнди

Бүген Татарстанда томан, буран, көчле җил һәм бозлавык булуы көтелә.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Татарстанда томан, буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

Машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән иң зур тизлек белән түгел, ә һава шартлары һәм юлларның торышын исәпкә алып куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлектә йөрергә тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлардан тыелырга киңәш ителә.

Машина салонында булган бөтен кеше иминлек каешын эләктерергә тиеш. Автоутыргычтагы 12 яшькәчә балаларны машинаның алгы утыргычында, ә 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычта йөртергә кирәк.

Җәяүлеләрнең дә сак булуы сорала, юлны бары яшел утка гына чыгу зарур. Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

ТР ЮХИДИ барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм бик игътибарлы булырга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100