news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан тимер юлларын кардан чистарту өчен 14 махсус техника кулланылачак

Техниканы әзерләү эшләре тәмамланган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тимер юлларын кардан һәм боздан чистарту өчен 14 махсус техника кулланылачак.

«Татарстанда кар чистарту машиналарын кышкы чорда тимер юлда эшләүгә әзерләү төгәлләнде», — дип хәбәр итә Горький тимер юллары матбугат хезмәте

Кышын юлларны җиде кар ташучы машина, өч кар чистарткыч, бер струг-кар чистарткыч һәм өч пневмочистарту машинасы чистартачак. Техника тимер юлның иң мөһим урыннарында эшлиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100