news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Инстаграмда Әниләр көне уңаеннан котлау язган

Камил Сәмигуллин бу бәйрәмнең һәр мөселман кешесе өчен аеруча мөһим булуын ассызыклый.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Диния нәзарәтенең Инстаграм аккаунтында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате чыкты.

Мөфти бу бәйрәмнең һәр мөселман кешесе өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады.«Без үзебезнең тормыш өчен рәхмәт әйтеп, Аллаһы Тәгалә хакына әниләргә бурычны кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек белән кайтарырга тиешбез. Ә бәйрәм безгә бу хакта тагын бер тапкыр искәртә», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100