news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Әниләр көне белән котлады

Республика җитәкчесе әниләрне котларга, беркайчан да аларның кәефен төшермәскә өнди.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге аккаунтларында әниләр көне уңаеннан котлау сүзләре язган.

«Һәр кешегә дә газиз булган әниләргә иң изге теләкләр телим! Исәнлектә-саулыкта, балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп итсен», — дип язган Республика җитәкчесе.

Ул әниләргә шалтыратырга, котларга, беркайчан да аларның кәефен төшермәскә өнди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100