Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мексика «омикрон» штаммы таралу сәбәпле чикләрне ябу файдасыз дип белдерде
Илнең сәламәтлек саклау министры урынбасары сәфәрләргә чикне һәм чикләрне ябуны хупламый.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Мексиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Уго Лопес-Шатель коронавирусның яңа штаммы таралмасын өчен сәфәрләрне чикләүне һәм чикләрне ябуны файдасыз һәм икътисадка зыян гына китерә дип белдерде. Бу хакта «РИА Новости» сайтында хәбәр ителә.
«Әлегә „омикрон“ штаммының тагын да көчле булуы исбатланмаган, аның вакцинадан барлыкка килгән иммунитетны җиңә алуы да исбатланмаган. Сәфәрләргә чикләүләр һәм чикләрне ябу — файдасыз чара. Ул икътисадта һәм кешеләрнең байлыкларында чагылыш таба», — дип язган ул Twitter сәхифәсендә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җомга көнне узган ашыгыч утырыш нәтиҗәләре буенча Көньяк Африка Республикасында табылган коронавирусның яңа вариантын борчу тудырырлык итеп классификацияләде. Вирусның «омикрон» дип атадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз