news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада территорияләрне һәм биналарны иң яхшы Яңа ел бизәүгә конкурс игълан ителде

Бәйге сигез номинациядә уза.

(Кукмара, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районында территорияләрне һәм биналарны иң яхшы Яңа ел бизәүгә конкурс игълан ителде.

Сигез номинациядә узучы бәйгедә шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары, оешма-предприятиеләр, эре һәм кече бюджет оешмалары, авыл җирлекләре, кече һәм урта бизнес объектлары, күпфатирлы һәм шәхси торак йортларда яшәүчеләр катнаша ала.

Нәтиҗә ясаганда төп игътибар сәнгати бизәлеш, утлар кую, балалар, гаилә белән ясалган уенчык һәм башка төр конструкцияләр булу, чисталык һәм иминлеккә, территорияләрдәге кар шәһәрчекләре, кар һәм боздан ясалган фигураларга, бизәлешнең оригинальлегенә, Халыклар бердәмлеге, шулай ук Цифрлаштыру елы һәм башкаларга юнәлтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100