news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле Израиль чикләрне яба

Ундүрт көн дәвамында чит ил гражданнары өчен илгә керү тыела.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Израильнең Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча Хөкүмәт комиссиясе яңа «омикрон» штаммы таралу сәбәпле чит ил кешеләре өчен дәүләт чикләрен 14 көнгә ябуны игълан итте.

Бу хакта ил Премьер-министры канцеляриясе сайтында бастырылган гаризада язылган.

Чит ил гражданнарына Израильгә керү тыелачак. Махсус комиссия рөхсәт биргән очракта гына илгә керергә мөмкин.

Вакцина ясаткан яки авыруны кичергән Израиль гражданины илгә кайткач ПЦР-тест тапшырырга һәм өйдә карантинда утырырга тиеш. Өч көннән соң тагын бр тапкыр ясалган тест тискәре нәтиҗә күрсәткән очракта гына, алар карантиннан чыга ала. Вакцина ясатмаган кешеләр өчен икенче ПЦР тестны биргәнче озаграк, җиде көн, көтәргә туры килә.

Яңа штамм белән авыручыларны мобиль телефоннар ярдәмендә Израильнең саклык хезмәте күзәтеп торачак.

«Карарлар якшәмбедән (2021 елның 28 ноябре) дүшәмбе (2021 елның 29 ноябре) төнендә үз көченә керә һәм 14 көн дәвамында гамәлдә булачак», — дип аныклана хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100