Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Казан халкын Ханука бәйрәме белән тәбрикләде
Яһүд милли бәйрәме — Ханука 28 ноябрь кичендә башлана һәм сигез көн дәвам итә.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласын халкын яһүд милли бәйрәме — Ханука белән тәбрикләде.
«Күп гасырлык тарихлы бу искиткеч бәйрәм иреккә омтылуны, миллилекне, әхлакый идеалларны саклап калу символы булып тора, җылы хисләр уята, өмет бирә һәм игелек кылырга рухландыра», — диелә шәһәр башлыгының сайттагы котлавында.
Мэр ханука шәмнәрен кабызу гадәтенең буыннан-буынга тапшырылуын ассызыклады. «Ул Россия һәм дөнья мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора», — ди ул.
Аның сүзләренчә, яһүд халкы вәкилләре Казанда уңышлы эшли һәм шул ук вакытта, үзләренең рухи кыйммәтләрен саклап, шәһәрдә динара һәм милләтара татулыкны үстерүгә сизелерлек өлеш кертә.
Ханука сигез көн дәвам итә. Быел ул 28 ноябрь кичендә башлана һәм 6 декабрь кичендә тәмамлана. Бәйрәм көннәрендә ханука шәмнәрен һәм махсус яктырткычларны яндыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз