news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь аеннан кайбер пенсионерларның пенсиясе автомат рәвештә индексацияләнәчәк

Ноябрь аенда 80 яше тулган гражданнарның пенсиясе ике тапкыр арта.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 1 декабреннән өч категория пенсионерларның пенсиясе автомат рәвештә индексацияләнә.

«Российская газета»да хәбәр ителгәнчә, беренче чиратта ул ноябрь аенда 80 яше тулган гражданнарга кагыла. Закон буенча, 80 яшькә җиткән гражданның пенсиясе ике тапкыр арта. 2021 елда пенсия күләме 6 044 сум дип билгеләнгән булса, 80 яшь тулгач, ул 12 088 сум була. Туган көннән соң икенче айда пенсия артып килә.

Шулай ук 2021 елның август аена кадәр эшләгән пенсионерларның да түләүләре арта. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе ел саен индексацияләнә, ә эштән киткәч, ул яңадан исәпләнә. Эштән киткәч, икенче айдан пенсия арта, әмма ул өч айдан соң гына барлык өстәмә түләүләр белән тулы күләмдә килә.

Пенсионер августта эштән китә икән, сентябрьдә Пенсия фондына бирелгән август хисабында ул әле эшли дип санала. Октябрьдә бирелгән хисапта ул эштән киткән була, һәм ноябрь аенда пенсиясен арттыру карала, декабрьдә ул артып килә.

Пенсияне яңадан исәпкә алу өчен гариза бирүчеләрнең дә түләүләре артырга мөмкин. Әйтик, өлкән яшьтәге гражданнар аларда балигъ булмаган иждивенецлары булу турында белдерсә, һәр иждивенец өчен ике мең тирәсе түләү өстәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100