Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 1,1 млн кеше ковидка каршы көрәш чараларын бозган өчен штрафка тартылган
Тулаем алганда, ил буенча штрафларның гомуми суммасы, кимендә 1,7 млрд сум тәшкил итә.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле коронавируска каршы көрәш чараларын бозган өчен 1,1 миллионнан күбрәк кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Административ хокук бозу турында беркетмәләр «югары әзерлек, карантин, үзизоляция режимын үтәмәү фактлары буенча» төзелгән, диделәр министрлыкта.
Россиядә 976,9 мең кеше Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 «Гадәттән тыш хәл вакытында кагыйдәләрне бозу» маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган. Минималь штраф 1 мең сум.
Тагын 109,2 мең кеше Мәскәүнең Административ хокук бозулар кодексының 3.18.1 маддәсе буенча штрафка тартылган. Бу маддә башкаланың югары әзерлек режимын кертү һәм тәэмин итүгә юнәлдерелгән хокукый актларын бозган өчен җәза бирүне күздә тота.
Моннан тыш Россиядә яшәүче 21,5 мең кеше Россия Административ хокук бозулар кодексының 6.3 «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу» маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган. Аның буенча минималь штраф күләме 15 мең сум.
Тулаем алганда, Covid буенча хокук бозулар өчен салынган штрафларның гомуми суммасы кимендә 19 млрд сумны тәшкил итә. Коронавирусны профилактикалау буенча чараларның Татарстанда ничек үтәлүе дә даими рәвештә тикшерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз