Юлда машина йөртүченең гомере юлның торышына түгел, ә еш кына аның осталыгына бәйле - Ю.Камалтынов

Кичә Казанда кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтергә әзерлек турында сөйләштеләр

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүгенгә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына 2013-2014 нче еллар кышкы чорына җирле әһәмияттәге юлларга хезмәт күрсәтүгә әзерлек турында хисапны 43 муниципаль берәмлек кенә тапшырган. Бу хакта кичә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин белдерде.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның декабрендә республиканың 27 районында подрядчы оешмалар белән профильле хезмәт күрсәтүгә килешүләр гамәлдән чыга, ә киләсе елга яңа конкурслы процедуралар уздыру, хезмәт күрсәтүгә килешүләр кору турында хисаплар юк.

“Конкурсны декабрьдә игълан итү подрядчылар 2014 нче елның гыйнварында эшкә тотыначак дигән гарантия бирми”, - дип билгеләде ул.

Юрий Камалтынов кайбер районнарда конкурсларны уздыру вакыты билгеле булмавына карата канәгатьсезлек белдерде. “Алар бәйрәмнәрдән соң билгеле була мәллә? Кайбер контрактларның гыйнварда гына төзеләчәген исәптән чыгармыйм”, - дип ассызыклады ул, районнар белән элемтәгә чыкканда, һәм районнардан ведомствога барлык кирәкле мәгълүматны тапшыруларын таләп итте.

Юрий Кузьмин кышкы чорда җирле әһәмияткә ия юлларны тәэмин итүгә әзерлек мәсьәләләре турында сөйләгәндә, кайбер проблемаларны ассызыклап үтте. Кайбер муниципаль районнарда хезмәт күрсәтүче подрядчылар буларак, профильле муниципаль унитар предприятиеләр түгел, ә ҖЧҖ чыгыш ясый. Министр урынбасары юлларга хезмәт күрсәтүгә контрактлар МУПлар белән төзелгән урыннарга мисал буларак, Казанны, Яр Чаллыны, Яшел Үзәнне, Әлмәтне, Кайбычны, Лаешны, Әгерҗене атады.

Подрядчы оешмаларда тәүлек дәвамында эшләүче диспетчерларның булмавы тагын бер проблема, алар халыктан проблемалы юл участоклары буенча гаризаларны кабул итәр иде, ләкин халык еш кына “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

Җирле әһәмияттәге юлларны тәртиптә тоту өчен билгеләнгән техниканың тузганлыгы да проблема булып кала бирә. Кайбер оешмаларда бу техника да юк, эшчеләр ком-тоз катнашмасын кул белән таратырга мәҗбүр. Бу, бәлки, кайбер муниципалитетларда әлеге хезмәтләрне күрсәтүгә контрактларның суммасы бик аз булуына бәйледер.

Республикада 23 мең км юл җирле әһәмияттәге юлларга керә. Федераль әһәмияттәге юлларның озынлыгы – 1 мең 64 км, төбәк әһәмиятендәге - 13,6 мең км.

2013-2018 нче елларга федераль трассаларга хезмәт күрсәтү буенча контрактлар М-7, Казан - Оренбург, Йошкар-Ола – Яшел Үзән участокларына бар. Калган федераль юлларны тиешле тәртиптә тотуга электрон аукцион декабрьгә игълан ителгән.

Бүгенгә төбәк һәм федераль әһәмияттәге юлларны тиешле тәртиптә тоту өчен җаваплы оешмалар техника белән тулысынча тәэмин ителгән һәм тиешле күләмдә ком, тоз катнашмалары, реагентлар әзерләнгән.

“Тулаем алганда, кышкы сезонга әзерлек канәгатьләнерлек дип бәяләнә”, - дип йомгак ясады Кузьмин.

“Гадәттә, юллардагы барлык кыенлыклар кыш көне була. Кышкы чорда юллар даими контрольдә булырга тиеш. Үз участокларында җавапсызлар һәрвакыт табыла. Урыннарда муниципаль хакимияткә, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бәйле барлык эшләр тиешле тәртипкә китерелергә тиеш. Юлда машина йөртүченең гомере юлның идеаль торышына түгел, ә еш кына аның осталыгына бәйле булып чыга. Таләп ителгән көчкә һәм чараларга бәйле барысы да тәүлек режимында әзер булырга тиеш”, - дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

Ул билгеләп үткәнчә, декабрь-гыйнварда мәктәп каникуллары башлана, һәм, зур бәйрәм чараларына бәйле рәвештә, шәһәр арасында балаларны йөртү саны артачак – моңа аеруча игътибар итәргә кирәк.