ТР буенча Баш федераль инспектор Түбән Камада гражданнарны кабул итте

Ренат Тимерҗанов эш сәфәре барышында шулай ук кадетлар корпусы-интернатында булды

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Түбән Камада булды. Анда аны Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов, шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина һәм шәһәрнең кадетлар корпусы-интернаты директоры Айгөл Таипова каршы алды.

Баш федераль инспекторны кадетлар корпусы тарихы белән таныштырдылар. Түбән Камада кадетлар мәктәп-интернаты 2004 нче елда ачылган.

Ренат Тимерҗанов кадетлар корпусы бинасын карады, ремонт эшләре барышын тикшерде һәм мәктәптә киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында, кадетлар корпусында белем алу өчен, укучыларны, укытучылар составын туплау мәсьәләләре, киләсе елга укыту программалары һәм белем бирү йортын үстерү перспективалары турында сөйләштеләр.

Соңыннан Ренат Тимерҗанов Баш федераль инспекторның Түбән Камадагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә караган сораулар белән 12 кеше килде.

Торак мәсьәләләре, пенсияләрне яңадан исәпләү, пенсияләргә өстәмә акчалар, аналар проблемасы һәм инвалидлык буенча пенсияләргә бәйле сораулар булды.

Хакимият органнары эшчәнлегеннән канәгатьсезлекләр дә яңгырады.

Гражданнарны эш урынына яңадан кайту, хезмәт хакларын түләмәү мәсьәләләре кызыксындырды.

Шулай ук гражданнарны кабул иткәндә, мошенниклык, ялган документлар ясау һәм кешегә хөҗүм итү турында гаризалар каралды.

“Түбән Кама халкы арасында югары гражданлык инициативасының барлыкка килүен күрү аеруча куанычлы”, - дип билгеләде ТР буенча Баш федераль инспектор.

Ренат Тимерҗанов мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирде, шулай ук килеп чыккан проблемаларны хәл итү буенча киңәшләрен бирде, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.