“Татар-информ” МА журналисты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурсында җиңде

Алсу Сафина мәкаләләре электрон ММЧ басмалары арасында иң яхшылар дип танылды

  (Мәскәү, 28 ноябрь, «Татар-информ»). “Татар-информ” МА журналисты Алсу Сафина Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән журналист эшләре конкусында җиңде.
А.Сафинаның Бөтенроссия укучылар олимпиадасы турындагы мәкаләләре конкурска тәкъдим ителгән электрон ММЧ басмалары арасында иң яхшылар дип танылды.
Конкурска Россиянең төрле тәбәкләреннән барлыгы 150 дән артык эш тапшырылган. Җиңүчеләргә чәчәк бәйләме, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.