“Татар-информ” МА нда – ТР Хисап палатасы рәисе катнашында брифинг

ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очраша.
Бу чарада Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарә бүлеге җитәкчесе Ринат Акчурин катнаша.
Брифинг 2013 елда әлеге ведомстволар Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш алып барган эш нәтиҗәләренә багышлана.