Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре Татарстанның җинаять-башкарма системасы турында сөйләштеләр

“Без төзәтү учреждениеләрендә бернинди тәртип бозулар булмау яклы”, - дип билгеләде Дәүфит Хәмәдишин

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә ведомство җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишинның һәм 3 нче чакырылыш ТР иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләренең очрашуы булды, аның барышында ТР җинаять-башкарма системасының иҗтимагый күзәтү комиссиясе белән алдагы багланыш мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчелеге һәм Казан гарнизонының төзәтү учрждениеләре башлыклары катнашты.

ТРның пенитенциар ведомствосы җитәкчесе ТРның җинаять-башкарма системасындагы хәлләрнең торышы турында хәбәр итте. Генерал-лейтенант билгеләп үткәнчә, бүгенгә республиканың төзәтү колонияләрендә җәзага тартылганнар барлык кирәк-яраклар, азык-төлек, медицина ярдәме белән тәэмин ителгән. Шулай ук хөкем ителгәннәрнең хокукларын саклау контрольдә тотыла.

“Без төзәтү учреждениеләрендә бернинди тәртип бозулар, тәртипсезлекләр, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хезмәткәрләре ягыннан җәзага тартылганнарга карата тиешсез мөнәсәбәт булмау яклы. Соңгы берничә елда хөкем ителгәннәргә карата законсыз көч һәм махсус чаралар куллану очрагы теркәлмәгән. Сезгә мондый фактлар билгеле булса, миңа турыдан-туры мөрәҗәгать итегез. Мин иң катгый чараларны күрәчәкмен. Бу хезмәткәрләрнең хөкем ителгәннәр белән хезмәттән тыш элемтәләренә дә кагыла. Коррупциянең төрле формалары турында тиз арада хәбәр итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүфит Хәмәдишин.

Кичә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы җәмәгатьчеләр белән җинаять-башкарма системасы арасында каршылыклар булырга тиеш түгеллегенә аерым басым ясады.

Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре республика җинаять-башкарма системасы җитәкчесеннән, хөкем ителгәннәр белән индивидуаль әңгәмәләр өчен, аерым бүлмә бирү турындагы мәсьәләне хәл итүләрен сорады. Республиканың кайбер төзәтү учрежедниеләрендә мондый бүлмәләр юк.

Очрашуда катнашчылар Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренең һәм иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләренең ТРның Кама арты зонасындагы төзәтү учреждениеләрендә булу графигын төзергә, шулай ук 2014 нче елның апрелендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчелеге белән иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләренең алдагы очрашуын уздырырга планлаштырдылар.

Очрашу соңында ТР иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова 2 нче номерлы Казан төзәтү колониясе башлыгы Әзфәр Кадыйровка, кеше хокукларын яклауда намуслы һәм уңышлы хезмәте өчен, рәхмәт тапшырды.