Кичә УФАСның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары катнашында матбугат конференциясе узды

Ул кайбер иминиятләштерү компанияләренең кырын якларын күрсәтте

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Иминият агентларының хезмәт хакы, нигездә, күпме килешү төзүгә карап бәяләнә. Шуңа күрә, аларның, компания системасындагы башка күп төрле хезмәтләрне тәкъдим итүе гаҗәп хәл түгел. Машина йөртүчеләр дә, ОСАГА теркәгән вакытта, андый тәкъдимнәрне еш ишетә. Өстәмә хезмәтләр турында килешү төзү-төземәү, закон буенча, клиентның үз ирегендә кала. Тик моны мәҗбүр итү очраклары да бар. Бу җәһәттән, Россия күләмендә эшләүче Татарстанның бер иминиятләштерү ширкәте кара исемлеккә кергән. Кичә, бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат очрашуында, Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе (УФАС) җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимеров белдерде. “Беркемгә сер түгел - соңгы елларда, иминиятләштерүчеләр, ОСАГОның зур керемнәр бирмәве хакында сөйли, шуның өчен, бу иминиятләштерү төренең тарифларын арттырырга, яки системаны бөтен килеш үзгәртергә кирәк булуы турында еш телгә алалар. Агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасының монополия каршы хезмәтенә күп кенә шикаятьләр килә башлады. Биредә кайберәүләр, иминиятләштерү компанияләрендә, машинасын иминиятләштерергә килгән кешегә, сәламәтлекне яки мөлкәтне ирекле иминиятләштерү полисларын мәҗбүри рәвештә тагулары турында белдерә. Өлешчә алганда, килгән шикаятьләрнең күбесе – илнең һәм республиканың иң эре иминиятләштерү компаниясе – “Росгосстрах” өстеннән”, - диде ул.
Агымдагы елның сентябрь аенда гына да 14 шикаять булган. Иминиятләштерү компаниясенә кисәтү ясасалар да, Руслан Биктимеров сүзләренчә, ул үз продуктларын ОСАГОга өстәп мәҗбүри бирүен әле дә дәвам итә. Моның белән бәйле рәвештә, бу компаниягә карата административ эш ачырга уйлыйлар. “ Әгәр, киләчәктә, ОСАГО белән беррәттән, мәҗбүри рәвештә өстәмә килешү төзетсәләр, бу хакта кичекмәстән безгә хәбәр итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Руслан Биктимеров.
ОСАГОдан тыш тагын берәр төрдәге иминиятләштерү хезмәте күрсәтүне мәҗбүри таксалар, килешүгә имза куйганда, “Бу иминиятләштерү хезмәте, ОСАГОга өстәп, мәҗбүри рәвештә күрсәтелде” дип язарга һәм ОСАГОның номерын да күрсәтергә киңәш бирде. “Мондый килешүләр безгә эләксә, иминиятләштерү ширкәтен тиешле җаваплылыкка тартып, штраф түләттерергә мөмкин булыр иде”, - дип ассызыклады ул.