Казанда яңа прокурор билгеләнде

Ул - элек шәһәрнең Киров районы прокуратурасын җитәкләгән Рәфкать Уразбаев

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан прокуратурасы коллективына һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренә шәһәрнең яңа прокуроры тәкъдим ителәчәк. РФ генераль прокуроры боерыгы белән бу вазыйфага Рәфкать Уразбаев билгеләнде. Бу хакта “Татар-информ” МА на ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Равил Вахитов белдерде.
Рәфкать Уразбаев прокурор хезмәткәрләре өчен яңа кеше түгел. Ул 1982 елдан алып прокуратура органнарында хезмәт куя. Ул Көнбатыш Казакъстан транспорт прокуратурасының Актүбә транспорт прокуратурасына стажер-тикшерүче вазыйфасына билгеләнгән. 10 ел дәвамында Казакъстан транспорт прокуратурасы органнарында төрле прокурор-тикшерүче вазыйфаларында эшләгән.
1992 елның 7 июлендә ТР прокуратурасына күчерелгән һәм Казан прокуроры ярдәмчесе вазыйфасына билгеләнгән. Эш тәҗрибәсен һәм профессиональлек сыйфатларын исәпкә алып 1992 елның октябрендә үк Казанның Ленин районы прокуроры урынбасары итеп билгеләнгән, аннары Казан Яңа Савин районы прокуроры урынбасары, республика прокуратурасының үтерү һәм бандитизм очракларын тикшерү бүлеге җитәкчесе, республика прокуроры урынбасары, Казанның Яңа Савин районы прокуроры, Татарстан транспорт прокуроры булган. 2008 елның февраленнән Казанның Киров районы прокуроры вазифасын биләгән. Юстиция өлкән киңәшчесе.
Законлыкны һәм хокук тәртибе ныгыту эшендәге хезмәтләре өчен берничә тапкыр РФ Генераль прокуроры бүләкләренә лаек булган, ведомство бүләкләренә ия.
Өйләнгән, ике баласы бар.
Иртәгә Казан шәһәре Думасында Рәфкать Уразбаев шәһәр структурасы җитәкчеләренә һәм депутатларына тәкъдим ителә.