Казанда федераль судьялар вазифасына 14 кандидатура расланган

ТР буенча Баш федераль инспектор судьяларга профессиональ эшчәнлектә законга һәм гаделлеккә таянуларын теләде

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов тарафыннан федераль судьялар вазыйфасына тәкъдим ителгән кандидатлар расланды.
Бүгенге чара кысаларында 14 кандидатура расланды. Алар барысы да  федераль судья сыйфатында эш тәҗрибәсенә ия. Баш федераль инспектор һәр кандидат белән әңгәмә корды һәм РФ Президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич йөкләмәсе буенча судьяларны Россия һәм Татарстан Республикасы конституцияләре буенча белемнәрен тикшерде.
Р.Тимерҗанов судьяларга профессиональ эшчәнлектә законга һәм гаделлеккә таянуларын, практикада Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарын уңышлы файдалануларын теләде. Шулай ук Баш федераль инспектор судьялар үз вазыйфаларын башкарганда хокук принципларына һәм гражданинның хокукларын һәм иреген нәтиҗәле яклауга омтылырга тиеш.
Очрашу нәтиҗәсендә барлык кандидатларны Югары квалификацияле коллегия тәкъдимнәрен исәпкә алып раслау һәм мәгълүматны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич аппаратына җибәрү карар ителде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт федераль инспекторы матбугат хезмәте.