Казанда Евразия интеграциясе мәсьәләләре турында сөйләшәләр

Казанда “Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” форумы ачылды

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Казанда “Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” иҗтимагый форумы үз эшен башлады.

Форум БДБ эшләре буенча Федераль агентлык, чит илдә яшәүче ватандашлар, һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек (Россотрудничество) белән берлектә ТР Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.

Форум кысаларыда, аерым алганда, дәүләтләр арасында багланышларны ныгыту, Евразия икътисади берлеге даирәсендә бердәм инфраструктураны үстерү, социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә масштаблы проектларны тормышка ашыру, Таможня союзының тышкы икътисади элемтәләрен үстерү, интеллектуаль милек базарын үстерү һ.б. мәсьәләләре турында сөйләшенә.

Форум эшендә РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр, дип планлаштырыла.

Бүген форумның ачылышында халыкара гуманитар хезмәттәшлеге (Россотрудничество) җитәкчесе Константин Косачев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының, Евразия икътисади хезмәттәшлегендә катнашучы илләрнең бизнес-җәмгыять вәкилләре, Россия, Белоруссия, Казакъстанның, БДБ һәм ЕС илләре галимнәре, сәясәт эшлеклеләре катнашты.

Чараның күпчелек катнашучылары видеоконференция режимында форум мәсьәләләре турында сөйләшүдә катнашачак. Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Астана, Киев, Пекин һәм Брюссель белән видеокүперләр урнаштырылыр, дип планлаштырыла.

Константин Косачев билгеләп үткәнчә, катнашучылар алдында, Евразия интеграциясе үссен өчен, иҗтимагый таләпләрне формалаштыру бурычы тора.

“Лидерларның сәяси иреге – ул бер нәрсә. Ләкин ул гражданлык җәмгыятендә билгеле бер рух белән ныгытылмаса, төрле моментта “аксый” башларга мөмкин. Моның болай булмавы бик мөһим, чөнки хәзер Евразия проекты үз үсешенең бик мөһим ноктасында тора.

Без инде икътисад буенча тулысынча килештек диярлек, һәм Евразия тирәлегендә икътисади интеграция перспективалары турында гына түгел, ә беренче уңышлар һәм нәтиҗәләр турында да сөйләшәчәкбез.

Алар инде бар, алар турында сөйләргә була.

Без башка өлкәләрдә дә Евразия проектының үсеш перспективаларын эзләячәкбез. Без әлегә нәкъ менә нинди өлкәләрдә икәнен белмибез. Инновацияләрдән, фән, мәдәният, мәгарифтән башларбызмы? Сәяси интеграциягә барып җитәрбезме? Боларның барысын да, әлбәттә, илләр, ил җитәкчеләре, беренче чиратта, халык хәл итә.

Бүген без әлеге күпкырлы диалогны оештырып, башларга планлаштырабыз. Без әлеге диалогка Евразия проектында катнаша торган ил вәкилләренә генә түгел, ә бу проект белән кызыксынучыларга да кушылырга тәкъдим итәбез”, - диде халыкара гуманитар хезмәттәшлек җитәкчесе.