Казанда авиафаҗигадә 46 һәлак булучының туганнары ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгыннан матди ярдәм алды

ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан 1 әр миллион акча бүлеп бирелгән

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы матбугат хезмәтенең соңгы мәгълүматларына караганда, Казанда авиафаҗигадә 46 һәлак булучының туганнары матди ярдәм алган.
Министрлык ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан һәр һәлак булучының туганына 1 әр миллион акча түләүне дәвам итә. Бүгенге көндә һәлак булган 46 гражданның туганнары бервакытлы түләүләрне алган.
Калган гаиләләргә, шулай ук чит ил гражданнарына матди ярдәм алу өчен кирәкле документлар җыярга булышу эшләре дәвам итә.