Чит ил студентларының адаптациясе – лиганың өстенлекле бурычларының берсе – ТР Студентлар лигасы президенты

Аның сүзләренә караганда, бер ел элек чит ил студентлары белән актив эш башланган

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Чит ил студентларының адаптациясе – лиганың өстенлекле бурычларының берсе”, дип белдерде ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов “Халыклар дуслыгы” студентлар мини-футбол лигасы ачылышына багышланган матбугат конференциясендә.
Бу чара Студентлар лигасы гамәлгә куя торган күпсанлы проектларның берсе, диде ул. Аның сүзләренә караганда, бер ел элек чит ил студентлары белән актив эш башланган. Агымдагы елның язында Студентлар лигасында чит ил студентлары һәм аспирантлары белән эшләү комитетын гамәлгә кую турында карар кабул ителгән иде. Шул вакыттан алып чит ил студетнлары белән эшләү планы формалаштырылды. Семинарда чит ил студентлары адаптациясе, аларның куркынычсызлыгы һәм мәшгульлеге кебек өч төп юнәлеш билгеләнде.
Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, алар өчен Россиядә, Казанда яшәү шартлары, транспорт, акча, виза һ.б. турында инглиз һәм рус телендә мәгълүмат тупланган белешмә әзерләнгән. Күптән түгел чит ил студент атнасы узды.
“Без Казанда укый торган һәр чит ил студенты белән очрашу максатын куйдык. Беренчедән, 4500 студент – зур армия, икенчедән – пассив студентларга ярдәм итәргә кирәк. Эш процессында чит ил студетнлары өчен аерым чаралар оештыру зарурлыгын аңладык, шулай ук аларны гомум проектларга җәлеп итү кирәк. Моның өчен чит ил студентларын кызыксындырырлык мәгълүмат бирү зарур. Мисал өчен, без афишаларны рус һәм инглиз телендә бирә башладык. Студентларның бу категориясе гомумстудентлар активлыгына 100 процент җәлеп ителергә тиеш”, - дип саный Тимур Сөләйманов.