Буран Казан аэропорты эшенә йогынты ясамады

Барлык рейслар да расписание буенча башкарыла

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Буран Казан аэропорты эшенә йогынты ясамады, дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты.
Хәзер күз күреме 1000 метр тәшкил итә. Барлык рейслар да расписание буенча башкарыла.