Баулыда үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк

10 айда 352 бала туган, 407 кеше үлгән

 (Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Баулы муниципаль районының ЗАГС бүлегенең агымдагы елның 10 айлык йомгаклары буенча, районда 352 бала туган, бу, узган елдагыга караганда, беразга кимрәк.
Никах мәсьәләсендә дә хәлләр шулайрак – 195 пар гаилә төзегән (узган елның шул чорында – 213). Ә аерылышучылар шул ук дәрәҗәдә диярлек – 127 (126 булган), 407 кеше үлгән (432 булган), 6 бала уллыкка алынган (2), 42 кеше аталык хокукын исбатлаган (48), 15 баулылы исемнәрен үзгәрткән (13).
Бу хакта “Хезмәт даны” газетасы хәбәр итә.