Азнакайда табиб-белгечләр җитешмәү авырлыклар тудыра

Бүгенге көндә 50*50 республика дәүләт программасы буенча районнан 5 студент төрле медицина югары уку йортларында белем ала

 (Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Азнакай районы үзәк поликлиникасында “Түгәрәк өстәл” үтте. Медицина өлкәсендә килеп туган проблемаларны уртага салып, хәл итүдә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, дәвалау бүлеге буенча урынбасар Лилия Шакирова, поликлиника хезмәте буенча урынбасар Ирек Газизуллин, клиник-эксперт хезмәте буенча урынбасар Җәмилә Сәйфетдинова, “АК БАРС-Мед” иминият компаниясенең Азнакай филиалы директор урынбасары Рәмилә Миңнеханова, белгечләр, табиблар һәм шәфкать туташлары катнашты. Алар халыктан, иминиятчеләрдән кергән сорауларга тулы җаваплар бирделәр.
Илфат Фәрхуллин райондагы медицина торышына кыскача тукталып, Азнакай сәламәтлек саклау системасына республика, район ягыннан игътибар зур булуын билгеләде. Быелгы төп үзгәрешләргә килгәндә, авыл җирлекләрендә ФАПлар төзекләндерелгән, ике авылда аларның яңалары ачылган.
– Киләсе елда да район территориясендә мондый модульле фельдшер-акушер пунктлар төзеләчәк, – ди баш табиб.
Илфат Фәрхуллин белдерүченчә, белгечләр җитешмәү, әлбәттә, авырлыклар тудыра. Шулай да аннан чыгу юллары һәрдаим эзләнә. Бүгенге көндә 50*50 республика дәүләт программасы буенча районнан 5 студент төрле медицина югары уку йортларында белем ала. Мондый программа район кысаларында да эшли, бүгенге 8 студент киләчәктә Азнакайга кайтып, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куячак.

Табибка электрон режим аша язылу мәсьәләсе дә күпләрне кызыксындыра булып чыкты.
– Бу юнәлештә эш бара, киләчәктә әлеге төр хезмәт район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дә күрсәтелә башлаячак. Бүген исә табибка алдан телефон аша язылу буенча килеп була, – дип җавап бирде баш табиб.

“Түгәрәк өстәл” утырышында шактый мәсьәлә күтәрелеп, аларга уңай җаваплар бирелде, чишү юллары билгеләнде.
Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәр итә.