news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты балалар өчен китап чыгарды

Китапның тиражы — 3500 данә.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты һәм «Альпина Паблишер» федераль нәшрияты балалар өчен «Обними меня» исемле  китап чыгарды. Китапның тиражы — 3500 данә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Балалар брендының тартмаларында булган Обнимама һәм Обнимашка филләре турында балаларның хәзер тагын да күбрәк белү мөмкинлеге барлыкка килде, моңа „Альпина Паблишер“ нәшриятының балалар әдәбияты  бүлеге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә ирешелде. Без сабыйларны тәмле балалар продукциясе белән генә түгел, рухи азык белән дә сөендерә алдык», — диде «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» генераль директоры Ауфар Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100