Татарстанда Әфганстан татарларына гуманитар ярдәм күрсәтү мәсьәләсен өйрәнәчәкләр

Рөстәм Миңнеханов Әфганстанда күпме татар яшәвен, аларга конкрет нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеген ачыкларга кушкан.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Хөкүмәте соңгы айларда Әфганстан территориясендә барган сугыш хәрәкәтләре аркасында кыен хәлдә калган татар җәмгыяте вәкилләренә гуманитар ярдәм күрсәтү мәсьәләсен өйрәнергә ниятли.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

Ул Әфганстан белән эшләү инде күптәннән республиканың көн тәртибендә торуын билгеләп үтте, әмма бу мәсьәләдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы төп рольне уйный.

«ТР Президентына гуманитар ярдәм турында мәгълүмат бирелде. Ул ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиевка бу юнәлештә эш башларга: Әфганстанда күпме татар яшәвен, аларга конкрет нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеген ачыкларга кушты», — дип искәртте Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәләләрне җентекләп өйрәнгәннән соң, аның нәтиҗәләре хакында республика Президентына хәбәр итәчәкләр.