Марина Патяшина балаларның сәүдә үзәкләрендә әти-әниләрсез йөри алмаячагын әйтте

«Без балалар ата-аналарсыз, үзләре генә анда каңгырап йөрмәсен өчен шулай эшләдек», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эшләми торган көннәрдә — 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр сәүдә үзәкләрендә 18 яшькә кадәр яшүсмерләр үзләре генә йөрергә тиеш түгел.

«Татарстанда балаларны сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренә әти-әниләрсез кертмәячәкләр», — диде Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

«Сәүдә комплекслары ул — балалар җыелу урыны түгел», — дип искәртте.

«Без балалар ата-аналарсыз үзләре генә анда каңгырап йөрмәсен өчен шулай эшләдек», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Мәйданы 150 квадрат метрдан арткан сәүдә үзәкләренә, азык-төлек саналмаган товарлар белән сәүдә итүче кибетләргә QR кодсыз кереп булмаячак.