news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров: «Җанисәптә катнашу ярдәмендә без күп нәрсәне күрәчәкбез»

Җанисәптә никадәр күбрәк кеше катнашса, безнең ихтыяҗларыбыз шулкадәр төгәлрәк, киләчәгебезне күзаллау шулкадәр ачыграк чагылыш табачак, дип искәртте вәкаләтле вәкил.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе округы төбәкләрендә яшәүчеләрнең игътибарын хәзерге вакытта уза торган Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенең әһәмиятенә юнәлтте. Бу хакта вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җанисәптә катнашуның ирекле булуын искәртеп, Игорь Комаров болай дип белдерде: «Әлеге чарада катнашу ярдәмендә без күп нәрсәне күрәчәкбез – без күпме һәм нинди, нинди шартларда яшибез, нәрсәгә өйрәнәбез, яшьләр һәм пенсионерлар күпме, без нәрсәгә омтылабыз».

«Җанисәптә никадәр күбрәк кеше катнашса, безнең ихтыяҗларыбыз шулкадәр төгәлрәк, киләчәгебезне күзаллау шулкадәр ачыграк чагылыш табачак», - дип искәртте ул.

Игорь Комаров фикеренчә, җанисәп барышында кулланыла торган онлайн- һәм офлайн форматларны исәпкә алып, «россиялеләрнең һәм Идел буе федераль округында яшәүче һәркемнең Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар». «Моны эшләү бик тә мөһим дип саныйм», - диде вәкаләтле вәкил.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе эшләми торган көннәрдә гадәти режимда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100