Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе электрон форматка күчәргә чакыра

Барлык хезмәтләрне дә диярлек электрон рәвештә алырга була, nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 68 интерактив сервис тәкъдим ителгән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе пандемия шартларында электрон форматка күчәргә чакыра. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык хезмәтләрне дә диярлек электрон рәвештә алырга була, nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 68 интерактив сервис тәкъдим ителгән.

Түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен «Шәхси кабинетлар» булдырылган. Үзмәшгульләр һәм чит ил компанияләрен дә кертеп, аларның саны инде бишкә җитте.

Гражданнар интерактив режимда салым түли, салым органнарына юллаган мөрәҗәгать яки шикаятьләрнең нәтиҗәсе турында белә, мөрәҗәгатьләр җибәрә ала.

Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге дә бар. Сайтта салымнарны мөстәкыйль рәвештә исәпләү өчен җиде салым калькуляторы булдырылган.

Салым декларацияләре һәм бухгалтерлык хисабының барлык төрләрен (НДС формасы буенча декларациядән тыш) тапшыру өчен «Электрон рәвештә салым һәм бухгалтерлык хисабын тәкъдим итү» сервисы эшли. Әлеге сервистан салым түләүчедә квалификацияле электрон имза ачкычы булган очракта файдаланырга мөмкин, аны бүген салым органнары бушлай бирә.

Моннан тыш, хисапны электрон рәвештә – электрон документлар әйләнеше операторлары, ә 3-НДФЛ декларацияләрен «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша тапшырырга мөмкин.

Идарәдә искәртүләренчә, «Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталындагы хисап язмасы ярдәмендә керергә була.

Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм элемтә үзәге телефоны (8-800-222-22-22) буенча салым органнарыннан консультация алырга, аның аша теләсә кайсы салым органы белән элемтәгә керергә мөмкин, диелә хәбәрдә.