news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан илкүләм проектлар буенча еш искә алына торган төбәкләр исемлегенә кергән

Республикага «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 1,6 миллиард сум бүлеп биргәннәр, ә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» буенча Казан яңа автобуслар алган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан сентябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында илкүләм проектлар контекстында еш искә алына торган төбәкләр рейтингында икенче урынны биләгән. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән.

«Медиарейтингта Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе лидер булган», диелгән хәбәрдә.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 1,6 миллиард сум алачак дип еш хәбәр ителгән. Татарстанның Яшел Үзән районында «Экология» илкүләм проекты буенча октябрьдә чистарту корылмаларының беренче чиратын кертәләр дигән мәгълүмат чыккан. Шулай ук мәгълүмат чараларында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» буенча Казан газ-мотор ягулыгы белән йөри торган 23 яңа «НефАЗ» автобусы алды, дип хәбәр ителгән.

Рейтинг унлыгына Самара һәм Мәскәү өлкәләре, Приморск һәм Ставропольск крайлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, шулай ук Удмуртия кергән.

Татарстанда килешүләрнең 96 проценты илкүләм проектлар буенча эшләү өчен төзелгән, аларның бер өлеше тулысынча гамәлгә ашырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100