news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада экопарк төзелешенең беренче этабы тәмамлана

Икенче этапны гамәлгә ашыру киләсе елга планлаштырылган, бу максатка 45 миллион сум акча юнәлдереләчәк.

Түбән Камада экопарк төзелешенең беренче этабы тәмамлана
https://tat.e-nkama.ru/news/751/93394/

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада экопарк булдыру буенча эшләрнең беренче этабы тәмамлана. Әлеге проект «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген экопаркта журналистларга күлне су белән тутыру процессын күрсәттеләр. Асылда, сулык элек тә булган һәм янәшәдәге Каракүл күленең кушылдыгы булып торган. Тик аннары, дамбаны төзү процессында 1980 елларда кушылдык корыган. Хәзер, экопарк төзелеше нәтиҗәсендә, күлнең табигый рельефы торгызылды.

Соңрак Каракүл күле һәм экопарктагы сулык үзара тоташтырылачак. Алга таба әлеге сулыкны балыкландыру планлаштырыла. Каракүл Татарстан Республикасында иң зур күл булып тора, аның мәйданы — 200 гектарга якын. Аның ярында, экопарк төзелешенең икенче этабы кысаларында, ясалма комлык булдырылачак, велоюллар ясалачак.

Икенче этапны гамәлгә ашыру киләсе елга планлаштырылган, бу максатка 45 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Экопарк төзелешен 2022 елда тәмамлау планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100