news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роструд кыскартылган эш атнасы турында искәртте

Татарстанда 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Ноябрь башында россиялеләрне кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Кыскартылган эш атнасы россиялеләрне ноябрь башында көтә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә 4 ноябрь ял көне булачак», дип аңлаттылар хәбәрдә.

Шулай итеп, Россиядә ноябрьнең беренче атнасында эшчеләр дүрт көн — 2 һәм 3 ноябрьдә, шулай ук 5 һәм 6 ноябрьдә булачак, дип аңлаттылар хезмәттә.

Сишәмбе, 3 ноябрь — бәйрәм алды эш көне булу сәбәпле, аның озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип өстәделәр ведомствода.

Искәртеп үтик, Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда 6 ноябрь дә ял көне санала. 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100