Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярлылык критерийларын яңадан караячак
Ярлылык дәрәҗәсе яшәү минимумына нигезләнергә тиеш түгел, диде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярлылыкны билгеләү критерийларын яңадан караячак. Ведомство башлыгы урынбасары Андрей Пудов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, ярлылык дәрәҗәсе яшәү минимумына нигезләнергә тиеш түгел.
«Бу алым яңадан каралырга тиеш. Без хәзер бу закон проекты белән (яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа методикасы турында) яшәү минимумы мәсьәләсен хәл итәбез, ярлылыкны билгеләү мәсьәләсен яңадан караячакбыз», — дип аңлатты Андрей Пудов.
26 октябрьдә финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасы җитәкчелеге һәм фракцияләр лидерлары белән очрашуда сөйләвенчә, бюджет проектында якындагы өч елга президент юлламасы чараларын гамәлгә ашыруга триллион сумнан артык акча билгеләнгән. Алар арасында ярлылыкны киметүгә, минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын арттыруга өстәмә ресурслар каралган.
Иҗтимагый палатаның демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко мәгълүматлары буенча, Россиядә халыкның якынча 13 проценты ярлылык чигендә яши, бу 18 миллионнан артык кеше дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз