news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә коронавирусның икенче дулкыны турында сөйләшергә иртә дип саный

Дәүләт башлыгы коронавирустан өйләрендә дәваланучы кешеләрне бушлай дарулар белән тәэмин итәргә кушты.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны турында сүз юк. Бу турыда дәүләт башлыгы Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Без ниндидер икенче дулкын турында әйтмибез. Белгечләр фикеренчә, кайбер төбәкләргә беренче дулкыны килеп җиткән генә әле. Бүген иртән шул хакта фикер алыштык», — дигән Россия Президенты.

«Кулны пульста тотарга һәм вакыйгаларга вакытында игътибар итәргә кирәк», — диде Путин. Аның сүзләренчә, хакимият вазгыятьне күзәтә, экспертлар катнашында даими эш алып барыла, әмма сораулар кала.

Дәүләт башлыгы коронавирустан өйләрендә дәваланучы кешеләрне бушлай дарулар белән тәэмин итәргә кушты. Моның өчен Россия төбәкләренә 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100